Бүген "Космос" яшьләр үзәгендә "Мәрхәмәтлелек территориясе" дип аталган өченче шәһәркүләм волонтерлар слеты үтте. Анда шәһәр мәктәпләренең иң актив волонтерлары чакырылып, аларның эшчәнлеген бәяләп үтү белән бергә үзенчәлекле волонтерлык гамәлләре белән уртаклашу, фикер алышу оештырылды. -Шәһәрдә волонтерлык эшчәнлеге 2005 елдан башланып китте. Без аны башта яшьләр эшләре идарәсе каршында иң актив...
Бүген "Космос" яшьләр үзәгендә "Мәрхәмәтлелек территориясе" дип аталган өченче шәһәркүләм волонтерлар слеты үтте. Анда шәһәр мәктәпләренең иң актив волонтерлары чакырылып, аларның эшчәнлеген бәяләп үтү белән бергә үзенчәлекле волонтерлык гамәлләре белән уртаклашу, фикер алышу оештырылды.
-Шәһәрдә волонтерлык эшчәнлеге 2005 елдан башланып китте. Без аны башта яшьләр эшләре идарәсе каршында иң актив өлкән сыйныф укучыларын җәлеп итеп өлкәннәргә, физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм итүчеләр төркеме оештырудан башлаган идек. Хәзер исә һәр мәктәп кече сыйныфтан югары сыйныфкача үз волонтерлар командасы белән горурлана ала. Политехник колледж студентлары да бу нисбәттән үрнәк эшчәнлек алып бара. Бүгенге көнгә бездә 800ләп волонтер исәпләнә. Ә аларны вакыт-вакыт менә шулай бергә туплау яхшы гамәлләрне тормышка ашыруда үзенә күрә ярышка өндәү бик тә кирәк, - ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова.
Төрле мәктәпләрдән килгән волонтерларның үзләре белән аралашкач та, аларның үз гамәлләрен башкаларга файда китерү өчен башкаруларын аңлап эшләүләре күңелне сөендерә. Мәсәлән, 3нче мәктәпнең "Ярдәм" волонтерлык отряды инде сигезенче елын рәттән уңышлы эшләп килә. Хәзер бу отрядта VII сыйныф укучылары, ди аларның җитәкчесе Халидә Халиуллина. Барлыгы 23 бала сугыш ветераннары Гамил Исхаков, Нина Королеваны шефлыкка алып, аларга көндәлек мәшәкатьләрендә чиратлап ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук, башка мәрхәмәтле гамәлләрдән дә читтә калмыйлар алар. Аеруча Аким Грузинцев, Анна Студенова, Эльвина Миннехановаларның актив волонтерлар булуы билгеләнде. Башка мәктәпләрдә дә волонтерлык эшчәнлеге модада. 1нче мәктәпнең - "Искорка", 2нче мәктәпнең - "Территория добра" , 4нче мәктәпнең - "Добрые дети мира", 5нче мәктәпнең - "Горячие сердца", 6нчы мәктәпнең - "Добровольцы", 7нче мәктәпнең - "Ритм", татар гимназиясенең - "Пчелки", политехник колледжның "Волонтер" оешмалары яхшы гамәлләрне ярышып башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев