ЮХИДИнең Зәй бүлегендә юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны үз вакытында түләмәүчеләргә карата да җитди эш алып барыла. Бүгенге көндә 10 меңнән 30 меңгә кадәр штрафы җыелган 65 кеше исәпләнә. Инде 10 шундый машина йөртүчегә карата административ арест салынган. Мәгълүм булганча 70 көн эчендә шрафларын түләмәүчеләргә бер меңнән башлап...
ЮХИДИнең Зәй бүлегендә юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны үз вакытында түләмәүчеләргә карата да җитди эш алып барыла. Бүгенге көндә 10 меңнән 30 меңгә кадәр штрафы җыелган 65 кеше исәпләнә. Инде 10 шундый машина йөртүчегә карата административ арест салынган. Мәгълүм булганча 70 көн эчендә шрафларын түләмәүчеләргә бер меңнән башлап яки икеләтелгән күләмдә өстәмә штраф салына яки 15 тәүлеккә административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт йөкләнә. Бурычлары булулары турында һәр машина йөртүче интернет челтәре аша белә ала, район ЮХИДИ бүлегенә килеп махсус терминалдан яисә хезмәткәрләрдән белешергә мөмкин. 7-75-02 телефонына шалтыратып та бурычлар турында белү мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев