Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

«Хәтер китабы”- киләчәк буынга мирас

Югары Пәнәченең тынгысыз кешесе Дамира Шәрифуллина тарафыннан язылган “Хәтер китабы” дөнья күрде.

Китап авыл тарихы буларак языла башланган.

- Зәй районының "Хәтер китабында" һәм интернет чыганакларында да күп кенә авылдашларның исем, фамилия, атасының исеме, туган, үлгән еллары дөрес язылмаган. Мәсәлән, минем бабам Фәррах Хисаметдин улы Хәмитов урынына Исак улы дип язганнар. Мондый хаталар бик күп. Шулай ук күп кенә авылдашларның исем-фамилияләре ул "Хәтер китабы"нда ни өчендер юк, язылмаган. Менә шуларны барысын да исәпкә алып һәм җыелган мәгълүматлар да күп булгач, фронтовикларны аерым, авыл тарихын аерым китап итеп чыгарырга булдым. Мин язучы да, тарихчы да түгел, хаталар бардыр, алдан ук гафу үтенәм, - ди китап язуга ни сәбәпле алынуын аңлатып Дамира Шәрифуллина.

 Бу китапта Югары Пәнәче  авылы тарихында булган канлы фаҗигаләр, төрле бәрелешләрдә, сугышларда катнашкан авылдашларның исемнәре, Югары Пәнәче авылында туган, Зәй һәм  башка шәһәр РХКсы тарафыннан мобилизацияләнгән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган һәм сугыш дәһшәтен кичеп, илгә җиңү алып кайтканнарның, фронтовик укытучыларның исемлеге тулыландырып урнаштырылган. Кайбер фронтовикларның кыскача гына тормыш юлын да язылган.

Әтиләре сугыш кырында үлеп калган ятим балалар, тол калган хатыннар, тыл каһарманнары турында да  мәгълүмат тупланып, кайберләре фотолары белән урнаштырылган. Шулай ук әфган һәм чечен сугышында катнашкан егетләр турында да мәгълүматлар бирелгән.

“Тарих  битарафлыкны, ялгышларны кичерми. Шуңа  да “Хәтер китабы”н әзерләүдә тарихи чыганакларга таяндым. Тагын бер хыялым -  авыл тарихы турында мәгълүматлар җыеп, булганына өстәп, китап итеп чыгару. Бары тик дөньялар гына тыныч булсын иде. Тарихи язмалар, документлар белән уртаклашкан авыл халкына, иганәчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Әлеге җаваплы эштә китапны битләргә салуда, китапны әзерләүдә кызым Гөлназ ярдәм итте,” – ди Дамира ханым.

Бай мираслы тарихи китап - кадерле ядкарь. Кыйммәтле тарихи документларны үз эченә алган бу китап – киләчәк буыннарга бәһасез зур мирас!

Фото Югары Пәнәче мәдәният йортыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев