Яңалыклар

Якташыбыз Х. Г. Арсланов вафат

12 гыйнварда якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан шәһәре аксакаллар шурасы тарафыннан нәшир ителүче «Матурым» газетасының баш мөхәррире Хәмзә Галиулла улы Арсланов вафат булды. Ул 1938 елның 9 гыйнварында Шыкмай авылында дөньяга килә. Түбән Биш мәктәбендә урта белем ала. 1962 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлагач, байтак...

12 гыйнварда якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан шәһәре аксакаллар шурасы тарафыннан нәшир ителүче «Матурым» газетасының баш мөхәррире Хәмзә Галиулла улы Арсланов вафат булды.

Ул 1938 елның 9 гыйнварында Шыкмай авылында дөньяга килә. Түбән Биш мәктәбендә урта белем ала. 1962 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлагач, байтак еллар Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында, Татарстан өлкә профсоюзлар советында җаваплы урыннарда хезмәт куя. Күп санлы дәүләт бүләкләренә ия булды.

Аның милләтебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында күп санлы тарихи материаллары, шигырь-поэмалары, очерклары газет-журналларда дөнья күрде, китаплары басылды. Ул «Зәй офыклары» район газетасы белән дә даими элемтәдә торды. Аның безнең газетада басылган соңгы язмасы якташыбыз Мөдәррис Әгъләмов истәлегенә багышланган иде.

Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Якташыбыз Х. Г. Арсланов вафат
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар