Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Ялган QR-кодтан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә

Вакцинация турында ялган QR-кодтан файдаланган кешеләрне җинаять җаваплылыгы көтә.

22 октябрьдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы чыкты. Аның нигезендә, коронавирустан вакцинация турындагы сертификат рәсми документ санала. Әлеге боерык бүген, 8 ноябрьдән үз көченә керә. Шуңа бәйле рәвештә, вакцинация турында ялган сертификат күрсәтүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

Ялган сертификатны сатып алу, саклау яки аннан файдалану «Ялган документны белә торып сатып алу, саклау, илтү» маддәсе буенча квалификацияләнәчәк. Әлеге маддә буенча иң зур җәза – бер елга кадәр иректән мәхрүм итү.

«Шул рәвешле, җәза чарасы көчәйтеләчәк һәм җинаятьчел гамәлләр исемлеге киңәйтеләчәк. Ялган документтан файдаланучы гражданнар гына түгел, ә документны охшатып ясаган, шулай ук аны сатып алган, саклаган һәм илтеп биргән затлар да җинаять җаваплылыгына тартылачак», - диде Алексей Соколов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев