Яңалыклар

Зәйдә тәмәке тартучыларны җавапка тарталар

Узган ел "Тәмәке тарту турында" федераль Закон гамәлгә кергәч, Зәй район полиция хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында, балалар еш була торган җирләрдә тәмәке тартучыларны кисәтү, зур күләмдә штрафлар салыну куркынычы турында искәртүгә җитди игътибар бирде. Ә агымдагы ел башыннан исә андыйларны закон нигезендә административ җавапка тарту башланды. Әлегә подъездларда, балалар мәйданчыкларында тәмәке...

Узган ел "Тәмәке тарту турында" федераль Закон гамәлгә кергәч, Зәй район полиция хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында, балалар еш була торган җирләрдә тәмәке тартучыларны кисәтү, зур күләмдә штрафлар салыну куркынычы турында искәртүгә җитди игътибар бирде. Ә агымдагы ел башыннан исә андыйларны закон нигезендә административ җавапка тарту башланды. Әлегә подъездларда, балалар мәйданчыкларында тәмәке көйрәткән өчен 7 кешегә карата беркетмә төзелгән. Билгеле булганча, подъездларда тәмәке тарткан өчен 500 - 1500 сум, балалар мәйданчыкларында - 2000 - 3000 сум штраф билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйдә тәмәке тартучыларны җавапка тарталар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар