Зәйдә традицион көзге ярминкәләр яңарды. Шәһәр халкы өчен ул кышлык азык-төлек запасын арзан бәядән туплау, ә авыл җирлекләрендә үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр өчен үзеннән арткан уңышны сатып табыш алу мөмкинлеге бирә. Районда социаль ярминкәләр 2008 елдан башланып халык өчен бик кирәкле чара буларак билгеләнә. Шушы чорда барлыгы 142 тапкыр ярминкә...
Зәйдә традицион көзге ярминкәләр яңарды. Шәһәр халкы өчен ул кышлык азык-төлек запасын арзан бәядән туплау, ә авыл җирлекләрендә үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр өчен үзеннән арткан уңышны сатып табыш алу мөмкинлеге бирә. Районда социаль ярминкәләр 2008 елдан башланып халык өчен бик кирәкле чара буларак билгеләнә. Шушы чорда барлыгы 142 тапкыр ярминкә оештырылып, аларда 113 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу юлы да социаль ярминкәләрне апрель аена кадәр дәвам итү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев