Яшьләр эшләре идарәсе "Космос" яшьләр үзәгендә иҗат белән шөгыльләнүче яшь талантларны барлау, аларны бергә туплау максатында шигырь кичәсе уздырды. Анда шигырь язу белән мавыгучы V-IX сыйныфларда укучы 9 кыз катнашты. Кичә бәйге формасында үткәрелде. Табигать, туган як, мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы, ана назына кагылышлы темаларга язылган шигырьләр өч номинациядә бәяләнде....
Яшьләр эшләре идарәсе "Космос" яшьләр үзәгендә иҗат белән шөгыльләнүче яшь талантларны барлау, аларны бергә туплау максатында шигырь кичәсе уздырды. Анда шигырь язу белән мавыгучы V-IX сыйныфларда укучы 9 кыз катнашты. Кичә бәйге формасында үткәрелде. Табигать, туган як, мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы, ана назына кагылышлы темаларга язылган шигырьләр өч номинациядә бәяләнде. Беренче урыннарны Арина Самарцева, Валентина Безбрязова, Аделина Зиннәтуллина алды. Ә менә өч номинациядә дә чыгыш ясаган 4нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Нелля Пулатова, мөгаен, «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулаган булыр иде. Нелля 6 яшьтән шигырь язу белән мавыга. Ул үзенә әлеге талантны әтисеннән күчкән дип исәпли. Нелля инде үзе иҗат иткән иң яхшы шигырьләр циклын "Ты - поэт" дип исемләнгән үз сайтына да куярга өлгергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев