Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Яшь зәйлеләргә “Россия яшьләре” системасы күп мөмкинлекләр ача

2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде һәм Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре «Россия яшьләре» федераль системасында муниципаль район яшьләрен таныштыру һәм теркәү буенча мәгълүмати кампанияне башлады инде.

«Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы – ул виртуаль мәйданчык, анда яшьләр, иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары очраша. Әлеге система ярдәмендә һәр яшь кеше муниципаль, төбәк, округ һәм федераль чараларга, шулай ук грант бәйгеләренә дә теркәлергә мөмкин.


Теркәлгән һәр кешенең шәхси кабинеты бар, анда ул үзе, үз мәнфәгатьләре турында мәгълүмат калдыра ала. Мәсәлән, система кулланучы катнашырга теләгән чараларны хатасыз билгели. Алар дәүләт яшьләр сәясәтенең 15 юнәлеше буенча бүленгән. Һәр чарада катнашкан өчен баллар исәпләнә, алардан уникаль рейтинг формалаша.
"Россия яшьләре" системасында теркәлүчеләр Россиянең иң зур лагерьларында яшьләр сменаларында ял итә ала. Зәй яшьләренә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен, һичшиксез, «Россия яшьләре» системасында теркәлергә кирәк. Бу хакта һәм башка күп нәрсәләр турында Зәй районы яшьләренә очрашуларда да мәгълүмат биреләчәк.


«Россия яшьләре» АИС мәгълүмат федераль системасында теркәлү өчен https://myrosmol.ru, сылтамасы буенча кереп, үз мәгълүматларыңны калдырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев