Яшьләр - онлайн-җанисәпне, ә өлкәннәр участокларга баруны сайлый
Россиядә 15 ноябрьгә кадәр халык санын алу бара.
«Иҗтимгый фикер» фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре яшьләрнең онлайн-җанисәпне, ә өлкәннәрнең участокларга баруны сайлавын күрсәтә.
Сораштыруда катнашкан россиялеләрнең 75 процентка якыны Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен үткәрүне хуплаган. Сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
«Респондентларның 75 проценты җанисәпне үткәрергә кирәк дигән фикердә тора. Бу – фонд моңа кадәр Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенә багышлап үткәргән сораштыруга караганда күбрәк. Һәр яшь категориясендә сораштыруда катнашучыларның, шул исәптән 18-30 яшьтәгеләрнең күпчелеге җанисәптә катнашу – һәркемнең бурычы дип саный», - диелә документта.
Шул ук вакытта, сораштыруда катнашучыларның 36 проценты сан алучыларны өйдә көтүне кулай күрә. Респондентларның 27 проценты әлеге процедураны интернетта үтү алар өчен уңайлы булуын, ә 9 проценты исәпкә алу участокларына барырга җыенуларын әйткән. Әлеге вариантны сайлаучыларның күпчелеге, сан алучыларны өйдә көткән кешеләр кебек үк, 60+ категориясенә туры килә. 18-30 яшьтәгеләрнең – 48, 31-45 яшьтәгеләрнең 39 проценты онлайн-җанисәпне сайлый.
Тулаем алганда, респондентларның 46 проценты җанисәпне дистанцион рәвештә үткәрү яхшырак дип саный. Шул ук вакытта, 32 проценты катнаш форматны (ул исәпкә алучылар белән аралашу һәм бланкларны онлайн тутыруны үз эченә ала) хуплый, дип ТАСС агентлыгына сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев