Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сүз республикада җылыту сезонына әзерлек турында барды. Республикада үзәк җылылык җибәрү системалары социаль өлкәнең барлык объектларына да җылылык җибәрүгә әзер, моның өчен опрессовка, торбаларны юдырту кебек эшләр төгәлләнгән, норматив буенча урамда температура 5 көн рәттән 8 градустан ким булса, җылылык бирүчеләр җылыту сезонын башларга тиеш....
Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сүз республикада җылыту сезонына әзерлек турында барды. Республикада үзәк җылылык җибәрү системалары социаль өлкәнең барлык объектларына да җылылык җибәрүгә әзер, моның өчен опрессовка, торбаларны юдырту кебек эшләр төгәлләнгән, норматив буенча урамда температура 5 көн рәттән 8 градустан ким булса, җылылык бирүчеләр җылыту сезонын башларга тиеш. Без бу кагыйдәдән тайпылабыз, балалар учреждениеләре, социаль объектларда җылылыкка ихтыяҗ бар, диелде брифингта. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, юл транспорты, элемтә бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Хәкимова катнашты. Ирина Геннадьевна әйтүенчә, җылылык челтәрләре предприятиесе җылыту сезонын башлауга тулысынча әзер. Дүшәмбедән район үзәк дәваханәсенә, балалар бакчаларына җылы бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев