"Зәй муниципаль районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгында массакүләм мәгълүмат чараларының роле" дип аталган 5нче шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды. Бу юлы ул яшь каләм ияләре катнашу белән дә үзенчәлекле булды. Балалар иҗат йортында эшләп килүче "Лестница" газетасы коллективы беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Икенче дәрәҗә Дипломга - "Зәй-ТВ" коллективы, өченче дәрәҗә Дипломнарга...
"Зәй муниципаль районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгында массакүләм мәгълүмат чараларының роле" дип аталган 5нче шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды. Бу юлы ул яшь каләм ияләре катнашу белән дә үзенчәлекле булды. Балалар иҗат йортында эшләп килүче "Лестница" газетасы коллективы беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Икенче дәрәҗә Дипломга - "Зәй-ТВ" коллективы, өченче дәрәҗә Дипломнарга "Зәй офыклары" һәм "Новый Зай" редакцияләре лаек булды. Бәйгене йомгаклап чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова бу юлы яшь каләм чарлаучыларга өстенлек биреп, аларны киләчәктә журналистика өлкәсендә күрергә теләвен әйте, яулаган уңыш киләчәккә иҗат эшчәнлегенә стимул бирсен, диде. ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев ММЧларның юл һәлакәтләрен кисәтүдә роле зур булуын билгеләде, алга таба да бердәм эшләргә чакырды.
Шулай ук бәйгедә әлеге темага тугры калып, даими эшләүче журналистлар Энҗе Әгъләмова ("Зәй офыклары"), Инесса Раббаниева ("Зәй-ТВ"), Айгөл Яруллиналар ("Новый Зай") башкарма комитетның Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев