Быел бердәм дәүләт имтиханнары буенча да, дәүләт йомгаклау аттестацияләрен үткәрүдә дә әллә ни үзгәрешләр көтелми. Бар да 2013 елдагы кебек, дип хәбәр итте брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитов. Татарстанда быел 20,4 меңнән артык укучы ХI сыйныфны тәмамлый, шуларның 262се - зәйлеләр. IХ сыйныфны тәмамлаучылар саны исә...
Быел бердәм дәүләт имтиханнары буенча да, дәүләт йомгаклау аттестацияләрен үткәрүдә дә әллә ни үзгәрешләр көтелми. Бар да 2013 елдагы кебек, дип хәбәр итте брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитов. Татарстанда быел 20,4 меңнән артык укучы ХI сыйныфны тәмамлый, шуларның 262се - зәйлеләр. IХ сыйныфны тәмамлаучылар саны исә республикада 36 меңнән артык, ә безнең районда алар - 568 укучы. IХ сыйныфлар өчен, гадәттәгечә, рус теле һәм математикадан имтиханнар мәҗбүри. Калган 10 предметны (рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, чит телләр, җәмгыять белеме, информатика, татар теле һәм әдәбияты) сайлап алу хокукы бирелә.
Нинди имтиханнар бирергә теләве турында һәр укучы 1 мартка кадәр үзе укый торган белем йорты директоры исеменә гариза язарга тиеш. Шуннан чыгып кайсы фәннән ничә укучының имтихан бирәчәге тәгаенләнә. Имтиханнарны тапшыру вакыты 26 майдан 19 июньгә кадәр билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев