Югары Пәнәчедән Мария апа Шакирова авылдашлары күңелендә якты хатирәләр белән саклана
"Минем әнием" флешмобында - Зәй районы Югары Пәнәче авылыннан Альберт абый Шакиров әнисе Мария апа белән.
Мария апа Шакирова күп еллар авылның шәфкать туташы булып эшләде, Пәнәченең зур хөрмәткә лаек кешесе иде. Авылның мәдәни тормышында актив катнашты. Аның моңлы тавышы әле дә колак төбендә яңгырап тора, ди пәнәчелеләр.
"Күптән түгел генә арабыздан киткән Мария апа Шакирова безнең күңелләрдә якты хатирәләр белән сакланыр.
Шигъри җанлы, әдәбият һәм мәдәниятне яратучы, актив, мәзәк сүз остасы, мәрхәмәтле Мария апаны мәдәният йорты да сагына", - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре.
"Туган көненә матур букет,
Бүләк иткән идем әнигә.
Яратып үстерде безне,
Рәхмәтлебез аңа гомергә", - ди улы Альберт әнисен сагынып.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев