Яңа уку елы башланган чорда мәктәп укучыларына, бигрәк тә башлангыч сыйныфтагыларга юл йөрү кагыйдәләрен кабат-кабат искәртү мөһим. Шул уңайдан Зәйнең ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактика эшен үтемле итүнең төрле юлларын эзли. Бу көннәрдә шәһәрнең 7 нче мәктәбендә башлангычлар өчен "Дөньядагы иң яхшы юл хәрәкәте белән идарә итүче" дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Аны...
Яңа уку елы башланган чорда мәктәп укучыларына, бигрәк тә башлангыч сыйныфтагыларга юл йөрү кагыйдәләрен кабат-кабат искәртү мөһим. Шул уңайдан Зәйнең ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактика эшен үтемле итүнең төрле юлларын эзли. Бу көннәрдә шәһәрнең 7 нче мәктәбендә башлангычлар өчен "Дөньядагы иң яхшы юл хәрәкәте белән идарә итүче" дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Аны балаларга ЯрЧаллының "Зебра" театр студиясе тәкъдим итте. Шуның нәтиҗәсендә кечкенәләр юл кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев