Узган атнада район-шәһәр Зәй юлларында 36 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 13 гыйнварда Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының 61нче километрында "ГАЗ-3308" автомобиле белән идарә итүче каршыга килүче "Лада Ларгус" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче машинаны йөртүче урында һәлак була, 2 пассажир тән җәрәхәтләре ала. 14 гыйнварда шушы ук юлның 19 километрында "ВАЗ-21102"...
Узган атнада район-шәһәр Зәй юлларында 36 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
13 гыйнварда Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының 61нче километрында "ГАЗ-3308" автомобиле белән идарә итүче каршыга килүче "Лада Ларгус" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче машинаны йөртүче урында һәлак була, 2 пассажир тән җәрәхәтләре ала.
14 гыйнварда шушы ук юлның 19 километрында "ВАЗ-21102" машинасы каршыга килүче "ВАЗ-2172" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "ВАЗ-21102"не йөртүче һәм пассажиры тән җәрәхәтләре ала.
19 гыйнварда Зәй - Сарман - Ал. Бистәсе юлы чатында "Лада Гранта" белән идарә итүче төп юлдан килүче "Дэу Нексия" машинасына юл бирми һәм алар бәрелешә. Ике машина йөртүче дә тән җәрәхәтләре ала.
Һәлакәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
19 гыйнварда тимер юлның 146нчы километрында "МТЗ-80" тракторын йөртүче светофорның рөхсәт ителмәгән сигналына чыга һәм тепловоз белән бәрелешә. Нәтиҗәдә тракторны йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән урында үлә.
Бу чорда транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән 1 машина йөртүче тоткарлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев