Республика юлларында агымдагы елның 10 аенда 4233 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 584 кешенең гомере өзелгән, 5345е тән җәрәхәте алган. Аварияләр килеп чыгу күпчелек очракта тизлек режимын бозу һәм каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү белән бәйле. Шуның нәтиҗәсендә 483 кеше үлгән. Зәй районында бүгенге көнгә 77 һәлакәт теркәлгән, аларда 13...
Республика юлларында агымдагы елның 10 аенда 4233 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 584 кешенең гомере өзелгән, 5345е тән җәрәхәте алган. Аварияләр килеп чыгу күпчелек очракта тизлек режимын бозу һәм каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү белән бәйле. Шуның нәтиҗәсендә 483 кеше үлгән.
Зәй районында бүгенге көнгә 77 һәлакәт теркәлгән, аларда 13 кеше һәлак булган, 112се яраланган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны районда 10га кимрәк, зыян күрүчеләр азрак булса да, соңгы айларда юлларда кеше гомере өзелү белән бәйле хәлләр борчу тудыра. Юлларда мондый киеренке хәл бөтен республика буенча күзәтелә. Шул сәбәпле, республика юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе тарафыннан агымдагы елның беренче кварталында аварияләр аеруча күп теркәлгән юл участокларында 16 җирдә тизлекне чикләү һәм алдан хәрәкәт итүче машинаны узуны тыю билгеләре кабул ителде. Чикләүләр кертелгән шундый 16 участок арасында Чаллы - Зәй - Әлмәт, Чаллы - Зәй - Әлмәт - Түбән Кама автомобиль юллары да бар. Чикләүләр кертелүнең нәтиҗәсе юк түгел. Мәсәлән, Чаллы -Зәй - Әлмәт юлында чикләүләргә кадәр 5 юл һәлакәтендә 2 кеше үлеп, 11 кеше яраланса,бу елның октябренә кадәр 3 һәлакәттә 1 кеше гомере өзелеп, 1 кеше сәламәтлегенә зыян килгән. ЮХИДИ инспекторлары юл билгеләренә игътибарлы булуны, тизлек режимын бозмый, тиешсез урында каршы як полосага чыкмый хәрәкәт итүне сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев