Яңалыклар

Йөз балл җыю җиңелме?

Мәктәпне тәмамлаучыларны дулкынландыручы Бердәм Дәүләт имтиханнары быел да артта калды. Инде күпчелек фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләре дә билгеле. Безнең районда соңгы мәгълүматлар буенча унберенчене сыйныфны тәмамлаучылар арасында йөз бал туплаучы ике укучы бар. Алар икесе дә 4нче мәктәптән: Алина Часовникова һәм Алексей Стюхин. Алина рус теленнән йөз бал җыйды. Аның...

Мәктәпне тәмамлаучыларны дулкынландыручы Бердәм Дәүләт имтиханнары быел да артта калды. Инде күпчелек фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләре дә билгеле. Безнең районда соңгы мәгълүматлар буенча унберенчене сыйныфны тәмамлаучылар арасында йөз бал туплаучы ике укучы бар. Алар икесе дә 4нче мәктәптән: Алина Часовникова һәм Алексей Стюхин.

Алина рус теленнән йөз бал җыйды. Аның укытучысы Роза Гостенова. Имтиханга ничек әзерләндең, өстәмә шөгыльләнү арытмыймы, дигән сорауга Алина авырлыкларны җиңә алу барлык арыганлыкларны оныттыра дип җавап бирде. Ул өстәмә шөгыльләнүнең бик кирәк булуын, моның өчен әти-әниләренең дә түләүле әзерлек дәресләренә чыгымнарны кызганмавын әйтте. Алина баштан ук көчле укучы булса да, имтиханнар тапшыру елына аруча җитди караган, аз гына буш вакыт булуга үткән темаларны кабатлау, алдагы еллардагы билетлар буенча әзерләнүгә шактый вакыт сарыф иткән.

Алина Часовникова рус теленнән яхшы күрсәткечкә ирешү өстенә математикадан 70, физикадан 84 бал җыйган. Хәзер ул югары уку йортында белем алырга көч туплый.

Ә Алексей Стюхин физикадан йөз бал җыйды (укытучысы И. Маряшина). Ул әлеге фән белән шәһәрдәге укучыларның кече академиясендә танылган физик Анатолий Савин кул астында дәресләрдән соң шөгыльләнгән. Ул әлеге педагогның чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булуын, үзенең уңышында аның өлеше чиксез булуын ассызыклый.

Алексей Стюхин рус теленнән 87, математикадан 74 бал җыйган. Алга таба юагары белем алуны Казан Дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында дәвам итәргә исәпли. Алексейга киләчәктә дә, максат куеп укырга, эшләргә һәм янәшәсендә һәрвакыт таянырдай ышанычлы кешеләр булсын дигән теләктә калабыз.

Димәк, башыңны эшләтеп, тырышып, белемле педагоглар ярдәменә таянганда Бердәм Дәүләт имтиханнарын югары күрсәткечләр белән тапшыру тормышка ашмас хыял түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Йөз балл җыю җиңелме?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар