Үз эшен яратып, намуслы башкарганы өчен Азиләне барысы да хөрмәт итә
Эпидемиологик вазгыятьне күздә тотып, "Алар - сәламәтлек сагында" проектын башлап җибәрәбез.
“Авылыбызда озак еллар фельдшер булып эшләгән, авыл халкының олы хөрмәтен яулаган Гүзәлия Ситдыйкова лаеклы ялга китәргә җыенгач, пошаманга калган идек. Гүзәлиябезне кемнәр генә алыштырыр икән дип кайгырдык. Алдан ук хафалануыбыз юкка булып чыкты. Кабан-Бастрыкка фельдшер булып эшкә белемле, үз эшенең остасы, ачык йөзле Азилә Гыйззәтуллина килде”, - дип сөенә бүген Кабан-Бастрык авылы халкы.
Азилә Эльверовна – районыбызның Әхмәт авылы кызы. Ул Чаллы медицина колледжында фельдшер белгечлеген үзләштергән.Балачактан ук Азилә шәфкать туташы булырга хыяллана. Аның әнисе – Зөлфирә Шәмсетдинова - Әхмәт авылы фельдшеры.
“Кирәксә дә, кирәкмәсә дә әнием янына кереп, аның эшләгәнен күзәтеп утырырга ярата идем. Ул бик күпләргә ярдәм итте”, -ди Азилә.
Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, әнисенең авыруларга ярдәм итәргә чыгып киткәнен күреп үсә ул. Кыз медицина колледжында укыганда күрше Бура-Киртә авылы егете Ансар Гыйззәтуллин белән гаилә коралар. Тырыш, үҗәт Азилә баласы тугач та укуын ташламый. Уку йортын тәмамлагач, 2017 елда Зәй поликлиникасына эшкә кайта. Әлбәттә, авылда яшәп, шәһәргә эшкә йөрүдә кыенлыклар бар.
Быелдан ул - күрше Кабан-Бастрык авылы фельдшеры. “Авылда эшләгән булмагач, башта ничек эшләп китәрмен дип бик курыккан идем. Әмма юкка булган, Кабан-Бастрык халкы мине бик җылы каршы алды, якын иттеләр. Авылда башлыча өлкәннәр яши, шуңа да беренче ярдәмгә мохтаҗ кешеләр һәрчак булып тора”, -ди фельдшер.
Килеп керсәң, елмаеп каршы алучы, файдалы киңәшләрен бирүче Азилә Эльверовнаны авыл халкы бик ярата, хөрмәт итә. Ул борчылырга урын калдырмыйча аңлата, табиблар биргән дәвалану процедураларын тиешенчә башкара. Шуңа медпункттан халык өзелеп тормый. Авыруларны булдырмау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану буенча киңәшләрен дә бирә. Авылда фельдшер булып эшләү бер дә җиңел түгел. Бу хезмәт чыдамлык, түземлек, кеше кайгысына, авыртуына битараф булмау-ны таләп итә. Авыруны җылы сүзең белән дә дәваларга кирәк. Авыл медикларын юкка гына табибларга тиңләмиләр. Җитмәсә, дөньяда яңа афәт – коронавирус дигән йогышлы авыру килеп чыкты. Аның яшен тизлеге белән таралуы кешеләрне шок хәленә китерде. Бу сынау, беренче чиратта, авыл фельдшеры җилкәсенә дә төште. Вирус котырган чагында авыру янына бару - үзе бер батырлык бит ул.
Чир сорап тормыйча, ял көннәрендә дә, төннәрен дә килә. Һава торышы нинди булуга карамастан, пычрак яки кар күмеп киткән чормы, чатнама суык яисә яки коеп яңгыр явамы – Азилә авырулар янына ашыга. Аның эше чирлеләр янына бару белән генә чикләнми. Медпунктка уколга йөрүчеләр дә күп, халыкны дарулар белән дә тәэмин итәргә кирәк. Тагын без белмәгән бик күп төрле эшләре, отчетлары бардыр. Район дәваханәсенә барыр алдыннан да авыл халкы башта фельдшерга мөрәҗәгать итә.
“Үз эшен яратып, намуслы башкарганы өчен Азиләне барыбыз да хөрмәт итә. Ул һәрберебезгә тиешле сүз таба белә, авыруга нинди ярдәм кирәген, дәвалауны ничек дәвам итәргә икәнлеген аңлатып бирә”, - ди Клавдия Максимова.
Азиләне эштә генә түгел, өендә дә зарыгып көтеп алалар. Тормыш иптәше Ансар белән ике ул үстерәләр, ныклы хуҗалык алып баралар.
- Күршедә генә әти-әниләребез (иремнеке) яши, алар һәр эштә ярдәм итәләр. Алар янда булгач, тыныч күңел белән эшкә китәбез, -ди Азилә.
Хатын-кыз өчен иң зур бүләк - күңел биреп башкарган эшең, тату гаиләң һәм сау-сәламәт балаларың булудыр ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев