Зәй балаларына юл йөрү кагыйдәләрен спектакль күрсәтеп өйрәтәләр
Хәзерге җәмгыятьтә, кешенең уңышлы яшәве өчен, аерым социаль даирәләрдә кабул ителгән тәртип кагыйдәләрен үтәү кирәк.
31 октябрьдә “Энергетик” Мәдәният сараеның иҗат коллективы тамашачыларга этикет һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча “Иван илендәге могҗизалы кагыйдәләр” дигән музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Театральләштерелгән тамашаны малайлар, кызлар кызыксынып карадылар.
- Менә шундый уен формасында балалар теләсә кайсы кагыйдәләрне, шул исәптән юлда йөрү тәртипләрен дә бик җиңел үзләштерәләр, исләрендә калдыралар. Бу спектакль белән без шәһәрнең барлык балалар бакчаларын, мәктәпләрне йөреп чыгарга җыенабыз. Безнең максат - балаларда урамда үз-үзләрен тоту, юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау,- ди артистлар.
Балалар спектакльгә “Пушкин картасы” белән билет алып керде.
Фотолар "Энергетик" Мәдәният сараеннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев