Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй дәваханәсенә яшь медицина белгечләре кирәк

Район үзәк дәваханәсендә табиблар, медицина белгечләре җитмәү проблемасы инде күптәннән бар.

Мәсьәләне уңай якка хәл итү өчен район җитәкчелеге, дәваханә администрациясе төрле программалар буенча дәваханәгә яшь белгечләр җәлеп итү юлларын куллана. Тик медицина белгечләре әзерләү өчен шактый вакыт кирәк, шуңа да мәсьәлә һаман киеренке кала, медицина учреждениеләре эшчәнлегенә кешеләр тарафыннан ризасызлык белдерү очраклары да нигездә шуның белән бәйле. Шулай ук бу мәсьәләдә башка проб-лемалар да бар, алар турында район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов сөйли.
- Бүгенге көндә безнең үзәк дәваханәнең табиблар белән тәэмин ителеше - 47 процент, ә урта медицина хезмәткәрләре белән тулыландырылыш - 90 процент. Безгә бигрәк тә аерым белгечлекләр буенча табиблар кирәк. Мәсәлән, гомумпрактика табибы, рентгенолог, онколог, стоматолог һәм башка белгечләр. Кызыксындыру чараларына килгәндә, медицина белгечләренең хезмәт хаклары начар түгел, табиблар уртача - 84 мең, урта медицина хезмәткәрләре 39 мең сум ала. Яшь белгечләрне район үзәк дәваханәсенә җәлеп итү өчен без үзебезнең район мәктәпләрен тәмамлаучы, әлеге һөнәрне сайларга теләге булучылар белән алдан ук сөйләшүләр алып барабыз. Үзәк дәваханә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы, студент белән өчьяклы килешү төзелеп, максатчан программа кулланыла. Аның нигезендә район дәваханәсеннән юллама алып киткән студент укуын тәмамлагач, үзәк дәваханәгә кайтып, килешүдә күрсәтелгән вакыттан да ким булмаган арада хезмәт итәргә тиеш була.
Тик соңгы вакытта без максатчан программа буенча укучыларның районга кайтып эшләргә теләмәү очраклары белән очраштык. Быел, мәсәлән, бер генә яшь белгеч кайтты. Хәзер безгә калганнар белән закон нигезендә эшләргә туры килә, менә мондый очраклар бер дә бизәми. Шулай ук без “Земский доктор” илкүләм программасы буенча да эшлибез. Бу авыл, район җирлегенә кайтып эшләүче табиб, фельдшерларга бер тапкыр түләнүче зур күләмдәге сумма белән билгеләнә. Тик менә үз туган төбәгенә кайтып эшли башлаучы яшь белгечләргә ул моңа кадәр каралмаган иде, шул сәбәпле безнең бер белгечебез күрше районга китеп эшли башлады. Әлеге сумма эшкә кайткан урында шәхси торак шартларын тудыруга юнәлтелгән иде, ә үз туган төбәгенә кайтучыга торак булдыру ихтыяҗы юк дип исәпләнелде.
Россиядә “Земство табибы” (“Земский доктор”) федераль программасы 2012 елдан эшли. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә авыл җирлекләренә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен бер тапкыр түләүне күздә тота. 2022 елда «Земство табибы» һәм «Земство фельдшеры» программасын киңәйттеләр. Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишус-тин «Сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында» агымдагы елның 22 апрелендә имзаланган 739нчы яңа карары белән «Земство табибы» программасы буенча бер тапкыр бирелә торган акча алырга хокуклы затларның исемлеген киңәйтте. Хәзер ярдәм алу шарты - авыл җирлегенә күченү түгел. Дәүләт медицина уку йортлары студентларына, шулай ук укуларын тәмамлаган (шул исәптән максатчан белем алу турында килешү нигезендә) һәм үз торак пунктларына эшкә кайткан медицина көллиятен тәмамлаучыларга ярдәм күрсәтәчәк. Табиблар 1әр миллион сум акча алачак. Әгәр торак пунктлар ерак һәм үтеп керү авыр булган территорияләрдә булса, компенсация 1,5 млн сумга кадәр арта. Ерак Көнчыгыш, Ерак Төньяк һәм Арктика зонасы төбәкләре өчен түләү 2 миллион сум тәшкил итә. Компенсация алу өчен медицина хезмәткәрләре дәвалау учреждениесе белән килешү төзергә, анда ким дигәндә биш ел эшләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев