Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй эзтабарлары укучылар белән очрашу үткәрде

17 ноябрьдә Зәйнең “Гвардия” хәрби-патриотик клубы әгъзалары укучылар өчен “Ялкын” хәрби-патриотик клубында урнашкан сугышчан дан музеенда тематик лекция үткәрделәр.


Ел саен «Гвардия» эзтабарлар отряды Сталинград сугышы барган урыннарда казу эшләре алып бара.

 

Отрядның активисты, Зәй политехник колледжы студенты Сергей Демеев укучыларга Россиядә эзтабарлар хәрәкәте турында сөйләде һәм Волгоград өлкәсендә эзләнү-казыну эшләре барышында табылган экспонатларны күрсәтте.


 

Чара "Росмолодежь" федераль агентлыгының “Тарихка кагыл, хәтерне сакла” проекты кысаларында үткәрелде.

 

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев