Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй ГРЭСында корпоратив радио уңышлы эшли

Атнага бер тапкыр Зәй энергетиклары үз радиостанцияләренә туры эфирга чыга.

"Радиозаинка"  бер ел элек барлыкка килгән. Радиотапшырулар ярдәмендә хезмәткәрләр производство характерындагы мәгълүматны оператив рәвештә беренчеләрдән булып ишетә, шулай ук  спорт, мәдәният яңалыклары  һәм социаль тормыш  турында белә.

Зәй ГРЭСында  туры радиоэфирлар популяр . Соңгы эфирда студиягә “Безнен заман” фестивалендә катнашучылар чакырылды, алар быел да  “Татэнерго”  командасы составында чыгыш ясап, җиңүче булды.

Туры эфирда Яр Чаллы ТЭЦ яшьләр командасы катнашты. Эфирны Сергей Козяков алып барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев