Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

«Зәй-информ» хезмәткәре ВКонтакте социаль челтәрендә проектлар эшләүчеләр конкурсында җиңде

Ел саен ВКонтакте проектлар уйлап табучылары өчен “Fresh Code” грант бәйгесе үткәрә. Быел да иң яхшы мини-кушымталар авторлары 180 000 сум күләмендә акчалата призлар алдылар.

“Зәй-информ” оешмасының компьютер графикасы һәм монтаж буенча инженеры Андрей Комаров әлеге бәйгенең җиңүчесе булды, без хезмәттәшебезнең зур уңышына чын күңелдән сөенәбез.
Бәйгедә катнашу шарты буенча, мини программа уйлап табучы ВКонтакте социаль челтәреннән файдаланучылар өчен кызыклы булган мини-кушымта эшләргә һәм аны кулланылышка кертергә тиеш булган.
Андрей Комаров исә әлеге бәйгедә инде дүртенче тапкыр катнашып җиңүләр яулый. Быел Андрей ВКонтакте социаль челтәрендә “Баскетбол” дип аталган мини-кушымта эшләгән. Аның аша спорт уеннары матчларын карарга, уеннар башлану турында мәгълүмат алырга, статистик информацияләр белән танышырга була.
“Миңа бу платформа бик ошый һәм мин көн саен меңләгән ВКонтакте кулланучылары өчен кызыклы булган мини-кушымталар эшлим. “Fresh Code” грант программасы ярдәмендә мин үз кушымталарымны конкурска җибәрәм һәм менә инде дүртенче тапкыр күләмле акчалата призлар һәм үзенчәлекле бүләкләр алам”, - ди Андрей Комаров.

Быел беренче тапкыр конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта ВКонтакте офисында узган. Очрашу барышында ВК җитәкчеләре яңалыклар һәм платформа планнары белән уртаклашканнар.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев