“Зәй-информ”да - яңа китап
Әдәби әсәрләрне яратып укучылар игътибарына “Зәй-информ” тагын бер яңа китап тәкъдим итә.
Билгеле булганча, “Казан утлары” журналы китапханәсе “кесә” китаплары чыгаруны дәвам итә. Бу көннәрдә әлеге сериядән 16нчы китап дөнья күрде. Автор Аида Хәйретдинованың “Кышкы юл озын иде” китабын әдәбият сөючеләр “Зәй-информ” редакциясеннән сатып ала ала.
Башкорстанда яшәп иҗат итүче Аида Хәйретдинованың әлеге китабына кергән повесте һәм хикәяләрендә заманыбызның төрле кешеләре тасвирлана. Тиз арада аны кулларыгызга алып, салкын кичләрдә әдәбият дөньясына чумарга киңәш итәбез.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев