Зәй инспекторлары бәйрәм чаралары барышында иминлекне тәэмин итүне алдан ук кайгырта
Зәйнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү хезмәтләре белгечләре, бу көннәрдә Яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне кайгырту максатында балалар бакчаларында булып профилактик эшчәнлек алып бардылар.
Инспекторлар урыннарда әңгәмәләр үткәрә, янгын чыгу куркынычы булган әйберләрне бәйрәм чорында кулланудан сак булырга чакыра, пиротехник чаралар белән сакланып эш итү турында аңлаталар. Шулай ук, гадәттән тыш хәлләргә әзерлекне барлау өчен эвакуацияләр ясап карау оештырыла.
Фотолар янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев