Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй инспекторлары Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан студентлар белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

Яңа ел, кышкы каникуллар - һәркемнең көтеп алынган бәйрәмнәре. Ләкин янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк.

“Ел буе көтеп алынган бәйрәм күңелле, хәвеф-хәтәрсез узсын дисәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре. 
Каникуллар алдыннан район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрә, төрле чаралар үткәрә. 
Шундый чараларның чираттагысы “Космос” кинотеатрында политехник көллият студентлары белән үткәрелде. Студентлар белән пиротехник эшләнмәләрне дөрес куллану, яңа ел чыршысын куркынычсыз итеп урнаштыру, янгын чыккан вакытта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, ут белән сак эш итү турында сөйләшү булды. 
“Чара барышында шулай ук янгын сүндерүчеләр эшчәнлекләре турында сөйләп, алар янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен дә карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр”, - ди инспектор Лилия Писарева.
Фото район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев