Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй инспекторлары кайбер йортларга янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштыралар

Янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланмалар иминлекне тәэмин итә, ди янгын сүндерүчеләр.

Күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге ялгыз һәм физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр яшәүче йортларга янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштыру дәвам итә. Ул янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында куела.

23 ноябрьдә Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге, 88нче янгын сүндерү часте һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте инспекторлары һәм “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәү үзәге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган һәм күп балалы гаиләләр йортларына шундый җайланма урнаштыр­дылар. Әлеге ведомствоара чарада катнашучылар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмәләр дә үткәрделәр, бу темага кагылышлы белешмәләр дә тараттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев