Зәй мөселманнары мобилизацияләнүчеләргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтә
Зәй мөхтәсибәте мөселманнары, аерым алганда, үзәк мәчет һәм Иске Зәй бистәсе мәхәлләсе мөселманнары да мобилизацияләнгән якташларына финанс ярдәме күрсәтүгә кушылдылар.
Җыелган акчаларга, беренче чиратта, хәләл азык, шулай ук аптечкалар, дарулар, термокиемнәр, җылы оекбашлар, перчаткалар сатып алынган. Моннан тыш, ир-егетләргә бәла-казалардан саклану өчен укырга догалыклар таратылган.
- Сентябрь аенда ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлыларга ярдәм итү буенча акция игълан итте.
Акча җыюга Зәй мөхтәсибәте мөселманнары да кушылды. Шулай ук без Казанда хәрби өйрәнүләрдә булган мобилизацияләнгән якташларыбызга финанс ярдәме тапшырдык.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мобилизацияләнгән солдатлар өчен кесәдә йөртү форматында махсус догалар җыентыгын чыгарды.
Китап кечкенә формматта булу сәбәпле, аны үзең белән йөртү уңайлы, солдатлар аны авыр минутларда Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылу өчен файдалана алачаклар.
Мәчеттә без илебездә тынычлык урнашсын өчен, хәрбиләрнең сәламәтлеге өчен һәр намаздан соң, догалар укыйбыз, солдатларыбызның рухи ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән туганнарын һәм якыннарын догалар укып тынычландырабыз, - ди Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев