Зәй музее хезмәткәрләре Хәрби дан көне уңаеннан укучылар белән тематик чара уздырды
5 декабрьдә Россиянең хәрби дан көне билгеләп үтелә.
1941 елның 5 декабрендә совет гаскәрләре Мәскәү янында барган сугышта немец-фашист гаскәрләренә каршы контр һөҗүм башлый. Мәскәү астында сугыш башлану һәм совет гаскәрләренең актив һөҗүмнәре фашистлар өчен көтелмәгән хәл була. Фашистлар гаскәре беренче тапкыр зур югалтулар кичерә.
Әлеге тарихи дата уңаеннан Зәйнең 2нче мәктәбендә туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре VIII сыйныф укучылары өчен тематик чара уздырды.
“Чара ике өлештән торды. Башта Мәскәү янында барган сугыш турында сөйләшү булды, аннан бүгенге көндәге хәрбиләребезгә маскировкалау челтәрләре үрү пунктына бардык”, – ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Башкаланы саклау, Подольск курсантларының батырлыгы, 7 ноябрьдә үткәрелгән легендар парад, Иосиф Сталин боерыгы буенча төшерелгән документаль фильм укучыларга тагын бер кат ата-бабаларыбызның батырлыгы турында искә төшерде. Хәзер дә агрессорларга каршы көрәш бара, укучыларга тема яхшырак аңлашылсын өчен 1941-2022 еллар арасындагы вазгыять турында да сөйләшү булды.
Подольск курсантларының батырлыгына аерым тукталып үтик. 1938 – 1940 елларда Подольскида ике хәрби училище булдырыла. Алар Кызыл Армияне кече командирлар составы белән тулыландырырга тиеш булалар. Октябрь башында Мәскәү юнәлешендә киеренке хәл туа. Фашистларның 25 километрга сузылган, 200 танктан, 20 мең пехотачыдан торган моторлаштырылган колоннасы авиация озатуында Варшава шоссесы буйлап Мәскәүгә таба хәрәкәт итә. Көнбатыш фронтта өзеклек барлыкка килү сәбәпле, дошман үз юлында бернинди каршылык күрми. Мәскәүгә кадәр 198 километр кала! Гитлер кышкы суыкларга кадәр Мәскәүне алу хыялы белән яна. Ләкин фашистларның бу амбицион планнарына 3500 яшүсмер каршы чыга. 5 октябрьдә, 12 шәр сәгать укып, хәрби белем нигезләрен укып йончыган курсантлар, төнге йокыга әзеләнгәндә, алар өчен хәрби тревога яңгырый. Ике училищедан бернинди сугыш алып бару тәҗрибәсе булмаган курсантларны, взводлар төзеп, марш бросокка әзерлиләр. Бу шәхсән Сталинның үз әмере була. Мәскәү янына өстәмә көчләр килеп җиткәнче, ничек булса да дошманның әлеге көчләрен тоткарлап торырга! Әнә шулай итеп кичәге мәктәп укучылары дошманның нык коралланган көчләренә каршы тигезсез көрәшкә җибәрелә. Курсантлар ничек итсә-итәләр, үзләренә йөкләнгән бурычны үтиләр, гитлерчыларның планнарын өзеп, Мәскәүне саклау өчен өстәмә көчләр китереп җиткерү өчен вакыт оталар. Ләкин аларның бары 500е генә исән кала.
Подольск курсантларының әлеге батырлыгына 81 ел тулды. Укучылар үз яшьтәшләре өстенә төшкән нинди зур җаваплылыкны үтәп чыгуларын үз йөрәкләре аша үткәрделәр, ди Светлана Ивановна.
Фото музейдан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев