Зәй “Поддержка” клубының алыштыргысыз җитәкчесе
«Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен “Поддержка” клубы эшли.
Сөйләмендә кыенлыклары булган һәм ишетү сәләте бозылган 60тан артык затны берләштергән клубның алыштыргысыз җитәкчесе – Римма Әхмәтшина.
Клубка нигез салучы аның әнисе Татьяна Биканова була.
Клубның барлыкка килү тарихы кызыклы: 2004 елда Татьяна Александровна (Сарсаз-Баграж авылында туган), 33 ел Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә шәһәрендәге районара идарәсе җитәкчесе булып эшләп, пенсиягә чыккач, Зәй шәһәренә күчеп кайта. Җәмәгать транспортында барганда, Татьяна Александровна бер-берсе белән ишарәләр телендә сөйләшүче яшь кешеләрне күреп, Зәйдә ишетмәүче гражданнар берләшмәсе бармы, дип сорый алардан.
Тискәре җавап алгач, ул үзе белән әлеге балаларны ияртеп, телсез һәм ишетмәүче гражданнар өчен клуб оештыру тәкъдиме белән “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә юл ала. Ә клуб җитәкчесе итеп балачактан ук ишетүдә һәм сөйләмендә кыенлыклары булган, ишарәләр телен яхшы белгән кешеләр белән дус булган кызы Римманы билгеләргә тәкъдим итә.
Үзәк җитәкчелегенә бу идея бик ошый, клуб оешып кына калмыйча, менә инде 18 ел дәвамында Римма Әхмәтшина җитәкчелегендә уңышлы үсеш алды. Бүгенге көндә клуб әгъзалары булып ишетү сәләте бозылган 60тан артык кеше тора.
Клуб эшчәнлеге программасы бик киң һәм күптөрле. Биредә экскурсияләр, танып-белү һәм профилактик әңгәмәләр, психолог белән төркемле дәресләр, юрист белән очрашулар, үз куллары белән ясалган әйберләрдән күргәзмәләр, шахмат турнирлары үткәрелә.
Клуб әгъзаларына кыенлыклар белән еш очрашырга туры килә. Табиб-ларга барганда, суд процессларында катнашканда, эшкә урнашканда һәм башка бик күп очракларда да Римма Әхмәтшина ярдәмгә килә. Ул - клубка йөрүчеләр өчен зур ярдәмче дә, яхшы дус та.
“31 октябрьдә Россиядә сурдотәрҗемәчеләр көне билгеләп үтелә. Әлеге көннең максаты - ишетү сәләте бозылган кешеләр проблемаларына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Махсус эшләнгән системага таянып, сирәк һәм уникаль һөнәр ияләре йөзләр, бармаклар һәм кул хәрәкәтләре ярдәмендә телдән сөйләм тапшыру ысулын беләләр. Без «Поддержка» клубы җитәкчесе Римма Анатольевнага күңел җылысын башкалар белән бүлешкәне һәм битараф булмавы өчен рәхмәт белдерәбез”, - ди “Радость” үзәге белгече Ирина Грузинцева.
Фотолар "Радость" үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев