Зәй прокуроры Ринат Кәримов: “Алданмагыз, сак булыгыз!”
Соңгы вакытта җиңел юл белән акча табарга омтылучы кырыгалдарлар саны артты.
Алар ышанучан гражданнарның акча средстволарын алдап алуның яңадан-яңа ысулларын табып торалар. Шәһәр прокуроры Ринат Кәримов мошенниклар кармагына эләкмәс өчен киңәшләрен бирә.
-Әгәр мошенниклар тозагына эләксәгез яки сезнең ышанычны яулап банк картасы мәгълүматларын сорасалар, эчке эшләр органнарына тиешле гариза белән мөрәҗәгать итү мөһим. Гаризада барысын да җентекләп аңлатырга кирәк. Моннан тыш, сезгә шалтыратучы кырыгалдарның телефон элемтәсе мобиль операторына да телефон мошенниклыгы факты турында хәбәр итү зарур. Әгәр гражданин, әйтик, мобиль челтәр буенча акча суммасын күчергән икән, оператор тарафыннан ашыгыч чаралар күрү акча күчерүне туктатып калдырырга һәм акчаны кире кайтарырга мөмкинлек бирә.
Мошенниклар корбаны булмас өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
-әгәр танышыгыз, якын кешегез өчен кичектергесез акчалата ярдәм кирәк дип шалтыраталар икән, башта бу мәгълүматның чын икәнме-юкмы икәнен тикшерегез, якыннарыгызга шалтыратып белешегез;
-үзегез турындагы шәхси мәгълүматны, банк картасы номерларын, смс аша килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез;
-әгәр дә сезгә шалтыратучы номер таныш түгел икән, аңа беркайчан да кире шалтыратмагыз.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев