Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы батыр егет Дмитрий Милочкинның әнисе белән очрашты

Зәй районының Поручиково авылында туып үскән Дмитрий агымдагы елның язында махсус хәрби операция барышында һәлак булган иде.

Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов герой егетнең әнисе - Людмила Милочкина белән очрашты.  Агымдагы елның язында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Дмитрий Милочкин районыбызның горурлыгы. Район башлыгы Людмила Милочкинга үз Ватанының чын патриотын тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде. 
- Улыгызны югалту кайгысын берни белән дә чагыштырып булмый. Без Дмитрийны һәрвакыт истә тотачакбыз. Шундый ул үстергән өчен зур рәхмәт сезгә, - диде ул. 

Район башлыгы Людмила Михайловнага Россия Федерациясе Президентының Дмитрий Милочкинны Батырлык ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куюын хәбәр итте. Югары бүләк инде Зәй шәһәренә юлда. 
Людмила Милочкина, үз чиратында, район җитәкчелегенә хәзерге вакытта үзләренең хәрби бурычларын үтәүче Зәй хәрбиләре турында кайгырткан өчен рәхмәт белдерде.

 

Фотолар Ирина Смирновадан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев