Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы мобилизацияләнгән солдатларның әниләрен аналар көне белән котлады

Разиф Кәримов хәрбиләрнең аналарын Әниләр көне белән котлады.

Бүген район җитәкчелеге, җирле депутатлар Зәй хәрбиләренең аналарын Әниләр көне белән котладылар. 
Район башлыгы Разиф Кәримов мобилизацияләнгән Евгений Абрамовның әнисе-Анфиса Абрамовада булды. Аның улы Казанда хәрби әзерлек уза. Өч баланың атасы буларак мобилизация хезмәтеннән кире кайту мөмкинлеге булса да ул аннән баш тартты. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Матвей Абрамов кебек Ватанны якларга әзер булуын белдерде Евгений. 
Шулай ук Разиф Кәримов үз улларын мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә озаткан Аксар авылында яшәүчеләр белән очрашты. Әниләр белән очрашу Рәкыйф һәм Гүзәлия Хәбибуллиннар Йортында узды. Аларның мобилизацияләнгән улы Данил хәзерге вакытта алгы сызыкта. 
Шулай ук Раил Хәкимовның  әнисе Гөлгенә Хәкимова һәм Эдуард Михайловның әнисе Гүзәл Хәйруллина да очрашуга чакырылган иде. 

 

Фотолар Ирина Смирновадан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев