Зәй районында шикәр чөгендере казу эшләре тәмамланды
Район хуҗалыкларында чөгендер казу тәмамланды.
Хәзер татлы тамырны кырлардан шикәр заводына ташу дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, район кырларында шикәр чөгендере алуга 19 августта керешелде. Татлы тамыразык барлыгы 8905 гектарда җыеп алынды. Кырларда-басуларда сезонда хезмәт куйган техника хәзер кышкы саклауга куела.
Александр Тимофеев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев