Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй студентлар отряды эко-парк булдыра

Зәй студентлар отрядлары штабы «Татнефть» хәйрия фонды грантын отты, ә Станислав Савельев «Татнефть-ЭКО» номинациясендә җиңү яулады. Шуның нәтиҗәсендә Зәй шәһәренең ике балалар бакчасында эко-парк төзү турында карар ителде.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында "Легенды 17" педагогик отряды  Зәйнең “Теремкәй” һәм “Кыңгырау чәчәк”  балалар бакчасында булдылар.

 Отряд егетләре бакча биләмәсенә зәңгәр чыршы утырттылар һәм балаларга агачларның  файдалы булуы һәм аларны карап үстерү кирәклеге турында сөйләделәр, ә кызлар күңел ачу программасы әзерләделәр.

-Хәзерге яңа технологияләр заманында балалар  күбрәк вакытларын гаджетларда үткәрәләр, ә урманнарда һәм паркларда йөрү икенче планга күчә. Бакчабызда эко-парк оештыру идеясын бик хуплап алдык. Балаларның игътибарын күбрәк табигать дөньясына һәм аңа сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтү мөһим. Без балалар бакчалары территориясен төзекләндереп,  аны чиста һәм матур итеп кенә калдырмыйча, балаларда әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш та тәрбияләүне дә максат итеп куябыз, - ди “Теремкәй” бакчасы  мөдире Рәзинә Борһанова.

Бәлки, берничә дистә елдан соң үзләре йөргән бакчага килеп, бу балалар бу агачларны без утырттык бит дип горурланып йөрерләр.

Фото балалар бакчасыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев