Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй укучылары арасында коррупциягә каршы квиз оештырылды

16 декабрьдә Зәйнең “Дуслык” яшьләр үзәгендә коррупциягә каршы квиз узды. Анда шәһәрнең 1 – 7нче мәктәпләр укучылары катнашты.

Оештыручылар катлаулы һәм җитди биремнәрдән тыш, кызыклы сораулар да әзерләгән иде. Чарада катнашучылар коррупциягә каршы тору һәм Россия законнары өлкәсендәге белемнәрен генә тикшереп калмыйча, дөньякүләм коррупциягә каршы көрәш тәҗрибәсе мәсьәләләрендә дә үз эрудицияләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 6нчы мәктәп уенның җиңүчесе булды. 1нче мәктәп – II, 3нче мәктәп укучылары III урын алды.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев