Зәй үзәк китапханәсендә семинар узды
Узган атнада Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә “Экологик агартудан – экологик культурага” темасына китапханә хезмәткәрләренең семинары булып узды.
- Китапханәләрнең халыкка экологик тәрбия һәм белем бирү, мәдәни һәм табигый мирасны саклау буенча алдынгы тәҗрибәсен уртаклашу семинарның төп максаты, - диде китапханә директоры Сәрия Батршина.
Семинарда китапханәләр эшчәнлегенә, шулай ук узган фестивальләргә һәм конкурсларга йомгак ясалды. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Методик-библиографик бүлек мөдире Ольга Руди “Китапханә шартларында балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик культурасын формалаштыру” мәсьәләсен күтәрде. Семинарда катнашучылар 2023 елда “Китап аша - экологиягә” конкурсының нигезләмәсе һәм еллык хисапларны тапшыру таләпләре белән таныштылар.
Яңа Спас китапханәчесе Алена Курская “Син, кеше, табигатьне ярат” темасына, Аксар китапханәчесе Зөһрә Бәхтевәлиева Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” китабы буенча укучылар конференциясе үткәрде.
Семинар ахырында Елизавета Белова һәм Резеда Фәйрушина “Көзге экспозиция” һәм “Резинка ясагыз” темаларына мастер-класслар уздырды.
Фото үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев