Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе хәйрия максатында оештырылды
Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда иртә таңнан авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе гөрләде.
Әлеге ярминкә бу юлы хәйрия ярдәме сыйфатында оештырылуы белән аеруча үзенчәлекле булды. Биредә үз продукцияләрен тәкъдим итүче шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульләр сатудан алынган керемнең биш процентын хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм өчен бирәчәк.
- Әлбәттә, без мондый күмәк ярдәмгә үз өлешебезне кертәбез. Бүген сатуга яңа чалынган терлек итен күпләп алып килдек, кешеләр безнең ит продукциясен теләп алалар. Ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, - ди терлек асрау белән шөгыльләнүче, һәр ярминкәдә актив катнашучы Анна Быля.
Шулай ук мәйданда гуманитар ярдәм җыю пункты да оештырылды. Анда ярминкәгә килгән һәркем ил сагындагылар өчен махсус QR код белән тиз генә акчалата ярдәм дә күчерә алды.
- Бүген, гомумән, элегрәк илебез иминлеге өчен көрәшүче солдатларыбызга матди ярдәм итүче һәркемгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Хәзер безнең егетләргә анда ярдәм кирәк, алар үзләренең туган якларында җан атып торучы якташлары барын белеп торырга, безнең булышлыкны тоярга тиеш. Тиздән без җыелган гуманитар ярдәмне солдатларыбызга озатачакбыз, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, сәүдә рәтләрен карап, зәйлеләр белән аралашкач.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев