Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә бәйрәмнәрнең имин үтүен алдан ук кайгырталар

Яңа ел алдыннан сәүдә нокталарында пиротехник эшләнмәләр барлыкка килә. Аларны саклау һәм куллану кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.

Шулай ук, кешеләр күп була торган бәйрәм чаралары урыннарын, социаль яктан күзәтүдәге кешеләр яшәүче торакларны да күз уңында тоту мөһим. Шул уңайдан янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү оешмасы хезмәткәрләре бу көннәрдә махсус рейдар үткәрә.
- Имгәнүләрдән саклану өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә һәм сертификаты булган пиротехник эшләнмәләрне генә кулланырга кирәк. Район буенча балалар җыела торган барлыгы 51 объект исәпкә алынган, аларда хәзерге вакытта профилактик чаралар үткәрелә. Бер үк вакытта күп балалы гаиләләр, социаль хәле күзәтүдә булган гражданнар, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның яшәү урыннарын күзәтү буенча да профилактик тикшерүләр уздырыла. Район территориясендә урнашкан 3 чиркәү дә профилактик исәпкә алынган. Әлеге объектларда Раштуа бәйрәмнәре чараларын үткәрү күздә тотыла. Раштуа бәйрәме чорында төнге кизү торулар да оештырылачак. Бәйрәм ялларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә гражданнарның пиротехник эшләнмәләр куллану таләпләрен үтәүләрен күзәтү рейдларын үткәрү планлаштырыла, - ди район буенча янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы бүлек башлыгы Андрей Кириллов.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга исә РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 статьясы нигезендә админстратив штрафлар каралган:
Гражданнарга - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;
Вазифаи затларга - 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр;
Юридик затлар булмаган эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга - 60 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр;
Юридик затларга - 400 мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев