Зәйдә гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшен дәвам итә
Зәйдә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен гуманитар ярдәм җыю буенча пунктлар эшен дәвам итә.
Пунктларның берсе – Зәй шәһәре Казан урамы, 14нчы йорт адресы (предприятиеләр һәм оешмалар, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан зур күләмдә ярдәм күрсәтү өчен), икенчесе Яңа шәһәрдә Җиңү проспекты, 1/14 “в” адресы буенча (“Молочный мир” кибете) урнашкан.
Кирәк-яракларны дүшәмбе-җомга көннәрендә – 15.00-19.00, шимбә-якшәмбедә 13.00-17.00 сәгатьләрдә тапшырырга мөмкин.
Гуманитар ярдәм җыю пунктларында озак саклана торган азык-төлек товарлары, гигиена чаралары, җылы кием, аяк киеме, оекбаш-бияләйләр һәм башка көнкүреш әйберләре кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев