Зәйдә кулланучылар хокукларын яклау белгечләре сатып алучылар өчен консультацияләр үткәрә
Кулланучылар хокукларын яклау максатында Зәйнең күпфункцияле үзәгендә “Консультация пункты” оештырылды.
Анда кулланучылар сорауларына, мөрәҗәгатьләренә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы вәкиле Эльвира Милочкина һәм Роспотребнадзор идарәсенең Зәй районы буенча территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин җавап бирде.
Чара барышында белгечләргә тиешле таләпләргә җавап бирмәгән кәрәзле телефонны, зәркан эшләнмәләрен алыштыру һәм кәрәзле телефонны сыйфатсыз ремонтлаганда кулланучы хокукларын яклауга кагышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр.
-Бер кулланучы менә мондый сорау белән мөрәҗәгать итте. Аның сенсор телефонында пыяласы ватылган. Ул сенсорлы пыяланы алыштыру өчен телефонын сервис үзәгенә ремонтка биргән. Хезмәт өчен тулы күләмдә түләгән, әмма ул сыйфатсыз булып чыккан. Оешма гарантия талонын 1 айга биргән. Җитешсезлекләрне бетерү буенча мөрәҗәгатьне дефект зур түгел, тагын шул хәлдә булачак дип, кире какканнар. Кулланучыга үз хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде”, - ди Эльвира Милочкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев