Зәйдә күпфатирлы йортларда видеодомофоннар урнаштыралар
Сынау проектын “Таттелеком” компаниясе гамәлгә ашыра. Күп кенә шәһәрләрдә күпфатирлы йортлар видеодомофоннар белән җиһазландырылган.
Бу җайланма подъездга кергән кешеләрнең йөзләрен күрергә мөмкинлек бирә. Зәйдә беренче “акыллы домофон” Җиңү проспектының 1/19 йорт адресы буенча куелды.
- Бу - Зәйдә видеодомофониягә күчүче беренче йорт, “Таттелеком”ның сынау проекты. Оешма видеодомофонны урнаштыруның барлык чыгымнарын үз өстенә ала. Болар халыкның түләү квитанцияләрендә чагылыш тапмаячак, домофон өчен түләү элеккечә 40 сум булып калачак, - ди “17 подъезд” ТМШ идарәчесе Надежда Бардина.
Видеодомофоннар - халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә өстәмә адым. Мондый система белән чит кеше подъездга керә алмый.
Айгөл Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев