Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә хәйрия максатында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак

10 декабрьдә Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе хәйрия чарасы кысаларында уздырылачак.

Сатуда җирле җитештерүчеләрнең ит продукциясе, кош ите, балык, яшелчәләр, бал һәм башка товарлары тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашучы шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульләр сатылган продукциядән керемнең биш процентын хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм өчен бирәчәк. Шулай ук мәйданда гуманитар ярдәм җыю пункты да оештырылачак.

Хөрмәтле зәйлеләр, сезне дә игелекле гамәлгә кушылырга чакырабыз! Ярминкә иртәнге сәгать 7дә башлана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев