Зәйдә республика укучылары эзләнүләр һәм уңышлар офыкларын барладылар
Бүген Зәйнең 4нче мәктәбендә ундүртенче тапкыр «Эзләнүләр һәм уңышлар офыклары» дип исемләгән фәнни-гамәли конференция үтте. Ул мәктәпнең химия-биология укытучысы Вера Захарова җитәкчелегендә әзерләнде.
Быел конференция тәүге тапкыр республика күләм статус алып оештырылды. Нәтиҗәдә конференциянең офыклары чыннан да тагын да киңәйде. Анда Зәй, Сарман, Алабуга, Чистай, Лениногорск, Әгерҗе хәтта ерак урнашкан район - Кукмарадан да катнашырга гариза бирүчеләр булды.
- Без укучыларның бер-берсе белән әнә шулай ерак араларны якынайтып аралаша, үз мөмкинлекләрен сыный алуларына бик шатбыз. Чөнки нәрсәгәдер ирешү, үзең өчен яңалыклар ачуга нәкъ менә эзләнүләр булышлык итә. Һәрчак актив, позитив кыйблалы булыгыз, - дип ассызыклады үз чыгышында 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина.
Конференция 7 секциягә: лингвистика, экология-биология, филология, математика, валеология, туган якны өйрәнү, татар филологиясенә бүлеп оештырылды. Барлыгы 78 эшне һәр секцияне бәяләргә чакырылган мөхтәрәм кунаклар: педагоглар, Алабуга педагогика югары уку йорты галимнәре, табиблар, музей хезмәткәрләре, тел белгечләре, китапханәчеләр, журналистлар карады.
Ә конференция эшеннән бушаганнарны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Борисенко җитәкчелегендә әзерләнгән укучылар төркеме "тере музей" күргәзмәсе, мәктәп коллективы оештырган махсус фито чәй кафесы, мәктәпнең иҗат төркемнәре, "Энергетик" Мәдәният сарае сәнгать әһелләре чыгышы күңелле ял иттерде.
Ә соңыннан җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Жюри әгъзалары иң яхшы эшләргә киң тукталып бәя бирде, алга таба да уңышлар теләделәр.
- Без талантлы укучыларны кунакчыл Зәй районында һәрвакыт күрергә шатбыз. Иҗат итегез, фәнни тикшеренүләр үткәрегез, үзегезне даими сынагыз, - диде Зәй районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Валиәхмәтова конференцияне йомгаклап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев