Зәйдә «Тоннель» операциясе барышында бер исерек машина йөртүче тоткарланган
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә 22 сентябрьдә “Тоннель” профилактик чарасы барышында 26 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
Тикшерү вакытында төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 1 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән. Шулай ук 7 машина йөртүченең иминият полисы булмаган, 7се йөк ташу кагыйдәсен бозган, 9ы – укылмый торган дәүләт теркәү билгесе белән юлга чыккан. Тагын бер машина йөртүче транспорт чарасына документсыз утырган. Инспекторлар бер машина хуҗасын алкоголь кулланган хәлдә руль артына утырган өчен тоткарлаган, аның машинасы махсус стоянкага урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев