Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә “Торак” операциясе бара

“Торак-2022” янгыннарны кисәтү операциясе кысаларында район территориясендә профилактик чаралар оештырыла.

Профилактик төркем составына район янгын күзәтчелеге һәм 88нче янгын сүндерү часте, эчке эшләр бүлеге һәм социаль яклау хезмәткәрләре кергән.
Әлеге чара торак секторда янгын чыгу очракларын булдырмауга, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерүгә юнәлдерелгән. Операция кысаларында белгечләр күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр, патронаж исәптә торучы ялгыз яшәүче өлкәннәр, хәмер белән мавыгучы затлар яшәүче йортларда була.
– Статистикага күз салсаң, янгын чыгу сәбәпләре күп төрле, әмма күпчелек очракта кеше факторына бәйле. Сүндерелми калган чәйнек, кәстрүл, уттан алынмаган электр җиһазы, электр үткәргечләр монтажлаган вакытта хаталар җибәрү, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге дә зур бәлагә китерергә мөмкин, – ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
Визитлар барышында электр җылыту приборларының һәм электр үткәргечләрнең торышына, шулай ук янгын турында автоном хәбәр итүче җайланманың булуына аерым игътибар бирелә. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырылып, аңлату эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев