Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә укучылар белән ришвәтчелеккә каршы көрәш турында сөйләштеләр

16 ноябрьдә Зәйнең «Форпост» яшьләр хәрәкәте хезмәткәрләре 6нчы мәктәп укучылары өчен «Коррупциясез киләчәккә!» дип аталган чара уздырдылар.

“Бу тормышта укучыларны мәктәптән үк коррупциягә каршы көрәшергә өйрәтергә кирәк. Балаларда намуслылык һәм әдәплелек тәрбияләү - безнең барыбызның бурычы.

Чөнки нәкъ менә мәктәптән без тормыш турындагы барлык төп белемнәрне һәм төшенчәләрне алып чыгабыз”, - ди район ветераннар советы рәисе, “Форпост” үзәге әгъзасы Алексей Алексеев.
 

Балаларга коррупциянең нәрсә икәнлеге, коррупция җинаятьләре төшенчәсенә нинди гамәлләр эләгүе һәм алар өчен каралган җаваплылык турында сөйләделәр.

Коррупция юнәлешендәге җинаятьләрнең яшерен характерда булуына игътибар иттеләр, шуңа күрә алар белән көрәшү өчен беренче чиратта җәмәгатьчелекнең ярдәме һәм гражданнарның аңлылыгы кирәк.

 

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев