Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә Ватан каһарманнарын искә алдылар

Бүген - 9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә.

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә,  илебез азатлыгы өчен батырлык, каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Ватан каһарманнары көне уңаеннан Зәйдә Азатлык иктерүче солдат һәйкәле янында тантаналы чара оештырылды.

Анда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев,  хәрби хәрәкәтләре ветераннары, мәктәп укучылары батыр райондашларыбызны искә алу өчен җыелдылар.

 

-Һәр ил, һәр төбәкнең, шул исәптән безнең районның да Ватаныбызны батырларча саклаган, илебез тарихына зур өлеш керткән үз геройлары бар. Аларны хөрмәтләп искә алу, алар хакындагы тарихны яшь буынга калдыру – безнең бурычыбыз. Без Зәйдән чыккан геройларыбыз Григорий Ларионов, Николай Майков, Алексей Васильев белән горурланабыз, - диде чыгыш ясап Петр Уразайкин.

Укучылар алдында “Сугышчан бердәмлек“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, әфган сугыш ветераны Сергей Хватков чыгыш ясады.

- Безнең ил Ватаныбызны яулап алырга теләүчеләр белән күп очрашты, әмма  безнең геройларыбыз аны лаеклы якладылар. Шуңа күрә тарихны өйрәнергә һәм безнең җиңүче халык оныклары, балалары икәнебезне истә тотарга кирәк. Үзеңне яшьтән үк физик һәм психик яктан тормышка әзерләү мөһим. Герой булып тумыйлар, ә  герой булалар. Бер-берегезне, әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны хөрмәт итегез  һәм һәрвакыт Ватаныбызга тугры булыгыз, - диде ул.  

Соңыннан илебез каһарманнары бер минут тынлык белән искә алынды,

Азатлык китерүче солдат каршына чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев