Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдән Елена Хисаметдинова хәрбиләр өчен маскировкалау челтәре үрә

Хатын-кызларыбыз Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итүдә үзләреннән өлеш кертергә тырыша. Шул максат белән Зәйдә яшәүче Елена Хисаметдинова махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрү эшенә алынган.

Маскировкалау челтәрләре хәрби техниканы һәм сугышчыларга яшеренер өчен эшләнә. Алар гади челтәргә, ел фасылына карап, төрле төстәге тукымалар тасмасын үреп ясала.

Елена башта бу эшне Чаллы кызлары белән башлап җибәргән,  Зәйдән дә миңа кушылучы кызлар булыр дип уйлыйм, ди.

Сетка-ятьмәләр  алынган, сеткаларны тарттырып,  Елена бүген фатирларында эшли. Әмма бу эшне башкару өчен зуррак мәйдан кирәк. Бәлки шәһәрдә буш торган биналар бардыр, аны бу игелекле эш өчен бирүчеләр табылыр.

-Эшнең әллә ни авырлыгы юк. Тукымаларны кисәкләргә бүлгәләргә һәм бу тасмаларны челтәргә бәйләргә генә кирәк. Бер челтәр әзерләү өчен бик күп материал китә, шуңа күрә  тукыма белән ярдәм итүчеләр булса, бик яхшы булыр иде, - ди Елена.

Хәзерге вакытта кара көз, димәк, маскировкалау челтәре өчен караңгы коңгырт төстәге тукымалар яхшы.  Тиздән кыш җитәчәк. Ак төстәге, табигый тукымалар кирәк булачак.

Бәлки, кемнеңдер өендә балык тоту челтәрләре кирәксез ятадыр, аларны Еленага китерүегезне үтенәбез – алар маскировкалар ясау өчен кирәк. Элемтәгә керү өчен телефон: 89520335197.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев